Август ахыры һәм сентябрь башында гаиләләр балаларын мәктәпкә әзерли. Бу чорда күпләрне «Балалар өчен нинди ярдәм чаралары алып була?» дигән сорау кызыксындыра. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге балалы гаиләләргә яңа уку елында берничә төрле ярдәм күрсәтә.Сайтыбызда иң кирәкле социаль булышлык чараларын туплап тәкъдим итәбез.
1. Бердәм пособие (Единое пособие)
Бу бүгенге көндә иң кирәкле ярдәм чараларының берсе булып кала.
Кемнәргә каралган: Гаиләдә бер кешегә айлык керем региональ яшәү минимумыннан артмаска тиеш.
Шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме кимендә 8 МРОТ тәшкил итәргә тиеш.
Түләү күләме: Гаиләнең кеременә бәйле рәвештә билгеләнә. Ул балага тиешле яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итәргә мөмкин.
2. Ана капиталы (Материнский капитал)
Ана капиталы акчаларын ата-аналар балаларның белем алуына юнәлтә ала. Программаның мөмкинлекләре бик киң.
Акчаны түбәндәге хезмәтләр өчен кулланырга була:
Балалар бакчасы, мәктәп яки югары уку йорты (вуз) өчен түләү.
Баланы балалар бакчасында һәм махсус оешмаларда карау-тәрбияләү хезмәтләре.Өстәмә белем бирү:
түгәрәкләр, спорт секцияләре, иҗади студияләр һәм чит телләр курслары.
Автомәктәптә белем алу.
Төп шарт:
Акча күчерелә торган мәгариф оешмасының яки шәхси эшмәкәрнең тиешле эшчәнлек алып бару өчен гамәлдәге лицензиясе булырга тиеш.
3. Эшләүче ата-аналарга еллык түләү
Бу ярдәм чарасы да мәктәп алдыннан яки уку елы башында балалы гаиләләрнең бюджетын тулыландырырга ярдәм итүче өстәмә чара булып тора.
Ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр өчен яңа гаилә түләве
Бу яңа ярдәм чарасы ике яки күбрәк баласы булган гаиләләр өчен өстәмә булышлык булып тора.
Кемнәргә каралган: Гаиләдә җан башына уртача керем алдагы елга төбәктә билгеләнгән яшәү минимумының 1,5 тапкырдан артмаска тиеш.
Түләү суммасы:
Керемнәрдән түләнгән НДФЛ суммасы белән 6% ставкасы буенча исәпләнгән сумма арасындагы аерманы тәшкил итә (бу гамәлдә физик затлар кеременә салымының (НДФЛ) бер өлешен кире кайтару дигән сүз).
Түләүгә гаризаны 1 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин:"Балалы гаиләләргә ярдәм итү — безнең эшнең төп юнәлешләренең берсе. Ата-аналарның үз хокукларын белүе һәм тиешле ярдәм чараларыннан вакытында файдалана алуы аеруча мөһим. Яңа уку елы башлану һәрвакыт өстәмә мәшәкатьләр белән бәйле, шуңа күрә без хезмәтләрне мөмкин кадәр гади һәм уңайлы итәргә тырышабыз. Укучыларга кызыклы уку елы, яңа белемнәр һәм казанышлар, ә ата-аналарга сабырлык, тынычлык һәм балалары белән мөмкин кадәр күбрәк горурланырлык сәбәпләр телим".
Ярдәм чараларын ничек рәсмиләштерергә?
Ярдәм чараларының күпчелеген Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталы аша электрон рәвештә рәсмиләштерергә мөмкин. Балалы гаиләләр өчен түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулырак мәгълүмат Россия Социаль фондының рәсми сайтында урнаштырылган.
Мәгълүматны кайдан белергә һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны түбәндәге чыганакларда табарга мөмкин:
Социаль фондның рәсми сайтында;
Социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм.
Контактлар:
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен бердәм контакт-үзәк операторларына шалтыратырга була: 8 800 100 00 01 (Татарстан төбәк линиясе тәүлек буе — 24/7 эшли, шалтырату бушлай).
Нет комментариев