Владимир Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итәргә тәкъдим итте
җәмгыять

Владимир Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итәргә тәкъдим итте

РИА Новости хәбәр иткәнчә, РФдә гаиләләргә ярдәм мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы утырышында Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итү тәкъдиме белән чыгыш ясады.

— Бүгенге темага турыдан-туры бәйле булмаган, әмма ил өчен зур әһәмияткә ия булган тагын бер мөһим карар, — дип аңлатты Владимир Путин үз тәкъдимен. — Киләсе елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шуңа бәйле рәвештә 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм. Бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар — безнең геройларыбыз хөрмәтенә һәм төрле тарихи чорларда Ватан өчен көрәшкән ата-бабаларыбызның батырлыклары истәлегенә. Нацизмны җимергән аталарыбыз, бабаларыбыз даны хакына.
Сентябрьдә ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай ук 2025 елны Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте.


Нет комментариев