Лаеш районында яшәүче хатын-кыз түләнмәгән 11 штрафы өчен суд алдына басачак
юл хәрәкәте иминлеге

Лаеш районында яшәүче хатын-кыз түләнмәгән 11 штрафы өчен суд алдына басачак

Никольский авылында яшәүче 1981 елгы хатын-кызга карата законда билгеләнгән срокта штрафларны түләмәгән өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының (КоАП РФ) 20.25 маддәсе буенча 11 административ беркетмә төзелгән.

Лаеш районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторлары хезмәт үтү вакытында рульдәге ханымның документларын тикшергәннәр. Тикшерү барышында аның КоАП РФнең 20.25 маддәсе буенча 11 беркетмәгә бөтенләй игътибар итмәве ачыкланган.

Кагыйдә бозулар арасында — каршы як полосага чыгуның бер очрагы (7500 сум), тизлекне сәгатенә 41–60 чакрымга арттыруның ике очрагы (3000 сум) һәм тизлекне сәгатенә 20–40 чакрымга арттыруның сигез очрагы (6000 сум). Бурычның гомуми суммасы 16 500 сум тәшкил иткән.

Хатын-кызга карата административ материал җыелган, ул Лаеш районының мировой судына җибәреләчәк.

КоАП РФнең 20.25 маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә, административ штрафны билгеләнгән срокта түләмәгән өчен түләнмәгән штраф суммасының икеләтә зурлыгында (әмма 1000 сумнан да ким булмаган) административ штраф салу, яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләү куркынычы яный.

Чыгымнарыгызны икеләтә арттырмас өчен һәм эшне суд тикшерүенә кадәр җиткермәү өчен бурычларыгызны Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталында вакытында тикшереп торыгыз.


Лаеш районында яшәүче хатын-кыз түләнмәгән 11 штрафы өчен суд алдына басачак

Нет комментариев