Кама ягы
  • Рус Тат
  • Катлаулы шартларда уңай нәтиҗәләр

    2020 елда Лаеш районы республиканың иң яхшы демографик күрсәткечләре теркәлгән ун муниципаль берәмлеге исемлегенә керде.

    Район территориясендә республика программалары, шулай ук медицина объектлары төзелеше буенча федераль проектлар гамәлгә ашырыла. 2020 елның декабрендә Орел авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Сәламәтлек саклауны модернизацияләү кысаларында узган елда 16 миллион сумнан артык заманча медицина җиһазлары кайтарылды.

    Лаеш үзәк район хастаханәсендә өлкән яшьтәге кешеләргә табиб-гериатрта консультация алу өчен яңа гериатрик кабинет ачылды. Социаль яклау линиясе буенча өлкән буын кешеләрен район үзәк хастаханәсенә медицина тикшерүе үткәрү өчен алып килергә автомобиль алынды. Мондый ярдәмне 976 кеше алган.

    Узган ел 15 табиб эшкә кабул ителгән, шул исәптән тугызы «Земский доктор» программасы буенча һәм бер фельдшер «Земский фельдшер» программасы буенча.

    «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектлары кысаларында чараларны гамәлгә ашыру гомер озынлыгын 2011 елдагы 69 яшьтән 2020 елда 73,6% ка кадәр арттырырга ярдәм итте. Соңгы берничә ел дәвамында туучылар санын аз гына арттыру, абортларны профилактикалау һәм үлүчеләр санын киметү, шул исәптән хезмәткә яраклы яшьне киметү хисабына халыкның табигый артуы билгеләп үтелде. 2020 елда халык саны азайды һәм ел нәтиҗәләре буенча табигый арту -1,9 (республика буенча -3,62) тәшкил итте.

    Татарстанның 45 сәламәтлек саклау учреждениесе арасында гомуми рейтингта Лаеш үзәк район хастаханәсе эшчәнлек нәтиҗәлелегенең тотрыклы уртача күрсәткечләренә ия, җиденче урында тора.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: