Кунаклар лаборатория мөдире Рәзинә Фаязова белән бергә Серология, Бактериология һәм Токсикология бүлекләренең эшен өйрәнделәр. Приборлар, җиһазлар һ. б. белән таныштылар.
- Очрашу эшлекле, дуслык шартларында узды, - дип шәрехләде Рәзинә Фаязова. - Ул ике оешма хезмәткәрләре өчен дә файдалы булды.
Питрәч коллегалары мондый очрашуларны үткәрүнең нәтиҗәлелеген һәм учреждениеләр арасында тыгызрак элемтә урнаштыру кирәклеген билгеләп үттеләр.
Очрашуда катнашучылар сөйли:
Фирүзә Фәсхетдинова: "Рәхмәт, хезмәттәшләр, шундый җылы кабул иткәнегез өчен! Очрашу бик кызыклы үтте. Иң уңай тәэсирләр генә."
Нет комментариев