Татарстан Рәисе Казан халкын паникага бирелмәскә чакырды

Казанда пилотсыз очу аппаратларын кулланып массакүләм һөҗүм булды. Һөҗүм иртә таңнан башкарылды, бу хакта Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграмма-каналында хәбәр итте.
«Урында оператив штаб җәелдереләчәк. Халык эвакуацияләнгән, вакытлыча урнаштыру һәм кайнар туклану урыннары оештырылган. Барлык көчләр дә җәелдерелгән», — дип ассызыклады республика җитәкчесе.
Ул шулай ук Татарстан халкын тынычлык сакларга чакырды.
«Хөкүмәткә эвакуация урыннары турында халыкка вакытында хәбәр итү бурычын куйдым», — диелә хәбәрдә.
Элегрәк Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Лазурные небеса» торак комплексына килгәннәр иде, анда
БПЛА бәрелүеннән соң янгын чыккан иде. Казан мэры Илсур Метшин да зыян күргән биналарны карый.
Нет комментариев