Татарстанның коммерциячел булмаган оешмалары 2024 елда республика грантлары конкурслары йомгаклары буенча 30 млн сум, шулай ук гаиләләргә ярдәм итүгә багышланган проектларга Федераль грантлар нәтиҗәләре буенча 23 млн сум акча алды. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева хәбәр итте.
«Быел ТР Рәисенең яшьләр арасында социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау юнәлешендәге республика конкурсы буенча гомуми суммасы 5 млн сум тирәсе булган биш проект [ярдәм алды], гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм итү юнәлеше буенча гомуми суммасы 25 млн сум тирәсе тәшкил итте. Шулай ук РФ Президент грантлары фондына гаризалар җибәрелде. Анда 23 млн сумлык ярдәм алынган. Шул рәвешле, иҗтимагый көчләр иң актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә 50 млн сум җәлеп иткән», — дип аңлатты ул.
Вәлиева ассызыклаганча, гаиләгә ярдәм мәсьәләләрендә барлык коммерциячел булмаган оешмалар берләшергә тиеш. Бары тик шулай гына җәмгыятьтә иминлекне тәэмин итәргә һәм тискәре күренешләрне кисәтергә мөмкин.
Гаилә елы дәвамында Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча 1 меңнән артык чара уздырылган, монда коммерцияле булмаган оешмалар аерым роль уйнаган, дип өстәде ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы урынбасары Юлия Абдреева.
«Без авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтүче оешмалар белән эшлибез. Шул исәптән аларның 10 ы балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтә. Алар аша ел саен 6 меңгә якын бала тиешле ярдәм ала. Без аларны социальләштерергә, алар мөстәкыйль яши алсын яки социаль оешмалар ярдәменә азрак мохтаҗ булсын өчен беренчел социаль-көнкүреш күнекмәләрен өйрәтергә тырышабыз» — дип хәбәр итте ул.
Моннан тыш, коммерцияле булмаган оешмалар ата-аналар белән дә актив эшлиләр. Аларга иң актуаль мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәләр һәм актуаль проблемалар буенча киңәшләр бирәләр, дип йомгаклады ул.
Нет комментариев