Казан шәһәрендә 2024 елның 21 декабрендә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме булды

Татарстан Республикасы Рәисе чыгарган күрсәтмә нигезендә, шушы көннән алып Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтүнең һәм бетерүнең территориаль ярдәмче системасы идарә органнары һәм көчләре өчен, махсус күрсәтмәгә кадәр гадәттән тыш хәл режимы кертелә.
Реакция күрсәтү дәрәҗәсе төбәк дәрәҗәсе буларак билгеләнә.
ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова аерым режим һәм төбәк дәрәҗәсенең реакциясе халыкка кагылмавын ачыклады.
«Гадәттән тыш хәл режимын кертү закон нигезендә нәтиҗәләрне оператив рәвештә бетерү өчен кирәк», — диде Лилия Галимова.
Нет комментариев