Шәҗәрә бәйгесендә лауреатыбыз бар: Сәлим Гатауллинны зур уңышы белән котлыйбыз!
җәмгыять

Шәҗәрә бәйгесендә лауреатыбыз бар: Сәлим Гатауллинны зур уңышы белән котлыйбыз!

Татарстанның Дәүләт архив эше комитеты белән берлектә оештырылган «Минем шәҗәрәм» төбәк конкурсы быел аеруча зур кызыксыну уятты — жюри карамагына рекорлы санда, ягъни 189 тикшеренү эше керде. Тәҗрибәле тарихчылар, мәгариф һәм мәдәният белгечләреннән торган компетентлы комиссия зур хезмәт алып барып, 30 иң яхшы авторны билгеләде һәм тагын 8 катнашучыга махсус бүләкләр тапшырды.

🌟 Җиңүчебезнең исеме:

Бәйгедә катнашкан Кече Елга урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Сәлим Гатауллинның иҗади хезмәте югары бәяләнде. Аның нәсел тарихын өйрәнгән тикшеренүе «Сугышның хатын-кыз йөзе юк» юнәлешендә иң яхшысы дип танылды. Сабыйның бу адымы — үз тамырларыңны барлау һәм буыннар хәтерен саклауның күркәм мисалы.

🤝 Остазга һәм укучыга рәхмәт:

Сәлимгә үз нәсел агачына карата зур игътибар һәм тирән хөрмәт күрсәткәне өчен рәхмәтлебез! Шулай ук яшь тикшеренүчегә дөрес юнәлеш биргән остазы — Фәридә Вагыйз кызы Садриеваны да әлеге зур казаныш белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

 


Шәҗәрә бәйгесендә лауреатыбыз бар: Сәлим Гатауллинны зур уңышы белән котлыйбыз!

Нет комментариев