Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Белем көне белән!

01 сентября 2020, 08:57

937

0

0

Белем көне белән!

Кадерле балалар! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар!

Белем көне белән иң ихлас котлауларны кабул итегез!

Беренче сентябрь чираттагы уку елы башлануны белдерә. Алда яңа казанышларга һәм җиңүләргә илтүче юлда күп эшләр көтә. Бары тик киеренке хезмәт, тырышлык белән генә куелган максатларга һәм уңышларга ирешергә мөмкин, чөнки нәкъ менә акыллы, грамоталы, иҗади шәхесләргә туган илнең, республиканың, районның киләчәген төзергә туры киләчәк.

«Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар» дигән күптәнге мәкаль бүген беркайчан да булмаганча актуаль. Заманча белем бирү уңышлы карьера өчен нигез булып тора. Цифрлы технологияләр, икътисадның фән сыйдырышлы тармаклары, тормышның барлык өлкәләрендәге инновацияләр өзлексез өйрәнүне һәм һөнәри күнекмәләрне даими камилләштерүне таләп итә.

Укучыларга һәм студентларга белем үзләштерүдә чын күңелдән уңышлар һәм үзсүзлелек, ә укытучыларга һәм ата-аналарга – сабырлык, аңлау, бетмәс-төкәнмәс энергия, көч һәм күтәренке кәеф телибез!

Лаеш муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев