Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!

01 мая 2023, 08:00

556

0

0

Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!

Хөрмәтле лаешлылар!

1 майда Яз һәм Хезмәт көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хезмәт ияләренең бердәмлеген һәм дуслыгын гәүдәләндерә, аларның уртак максаты - республиканың иминлегенә һәм бәхетенә омтылыш. Лаеш районының барлык казанышларының һәм җиңүләренең төп нигезе - халыкның күпьеллык уртак хезмәте ул. Без бергәләп балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт комплекслары төзибез, паркларны төзекләндерәбез, туган ягыбызны чисталыкта һәм тәртиптә тотабыз, аны яшәү өчен уңайлы итәбез. Авыл хуҗалыгы да елдан-ел уңышлырак үсә бара. Халкыбызның бердәм тырыш хезмәте аркасында район Татарстанда алдынгы урыннарны били. Бүген мин муниципаль район үсешенә һәм аның икътисадын ныгытуга үзенең фидакарь хезмәте белән өлеш кертүче, туган ягыбызны тагын да уңайлырак, матуррак итәргә тырышучы барлык кешегә зур рәхмәтемне белдерәм. Барлык хезмәт ветераннарына үзләренең тәҗрибәсе, зирәклеге белән Лаеш районы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен аерым рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Бу бәйрәм көнендә барыгызга да язгы күтәренке кәеф, иминлек, ныклы сәламәтлек, барлык теләк-омтылышларыгызның да тормышка ашуын телим.

Хезмәт бәйрәме белән, дуслар!

Лаеш муниципаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев