Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Җиңү көне белән

09 мая 2023, 08:00

299

0

1

Җиңү көне белән

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 78 еллыгы белән котлыйм!

Бу көн илебез тарихында мәңгегә теркәлгән. 9 Май - буыннар бердәмлеге бәйрәме.

Сугыш миллионлаган кешенең гомерен өзде, югалту ачысы һәр гаиләгә кагылды. Лаеш районының 15 мең 442 кешесе батырларча Ватанны саклауга басты. Уллар, әтиләр, ир туганнар - күбесе өйләренә әйләнеп кайтмады. 11 мең 355 райондашыбыз яу кырында ятып калды. Хатын-кызлар, балалар, өлкән буын кешеләре тәүлекләр буе тылда эшләделәр, фронтка ярдәм иттеләр. Кызганычка каршы, бу  бөек датаны билгеләп үтүче ветераннар елдан-ел кими бара. Бүген районыбызда 164 сугыш ветераны яши. Алар - тыл хезмәтчәннәре, тол хатыннар, элеккеге концлагерь тоткыннары. Безнең бурыч - аларның  һәркайсына игътибар һәм кайгыртучанлык  күрсәтү.

Без һәрвакыт илебезгә бу Җиңүнең нинди югалтулар,  нинди батырлык һәм рух көч белән бирелгәнен истә тотарга тиешбез. Ата-бабаларыбызның батырлыгы, кыюлыгы белән горурланабыз һәм Ватанны саклаучылар алдында без бүген баш иябез.

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Лаеш районы халкы  һәм шәхсән үз исемемнән сезгә рәхмәтебезне белдерәм. Сезнең  батыр оныкларыгыз – бүгенге көндә  СВО зонасында булган егетләр,  Җиңү белән исән - имин әйләнеп  кайтсыннар. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, имин тормыш телим!

 

Лаеш муниципаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев