Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Халыкара балаларны яклау көне

01 июня 2021, 14:22

675

0

0

Халыкара балаларны яклау көне

Кадерле дуслар, сезне Халыкара балаларны яклау көне белән аеруча мәхәббәт белән һәм ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бүгенге якты бәйрәм өлкәннәргә балаларыбызның төп хәзинәбез, горурлыгыбыз һәм байлыгыбыз булуын һәм шулай булып калачагын искәртергә тиеш.

Балачак - һәр кешенең тормыш чорында иң мөһим вакыт. Нәкъ менә шул яшьтә киләчәккә нигез салына, баланың дөньяга карашы һәм тормыш кыйммәтләре барлыкка килә. Мәхәббәт, бер-береңне хөрмәт итү, аңлау һәм мәрхәмәтлек культурасы - боларның барысы да балага кечкенәдән үк салынырга тиеш.

Лаеш районында балаларның иминлеге җирле хакимият органнары өчен өстенлекле юнәлеш булып торуы куанычлы. Заманча полилингваль мәктәпләр, балалар бакчалары төзүгә зур игътибар бирелә, эре спорт һәм мәдәни объектлар, иҗтимагый киңлекләр һәм мәйданчыклар булдырыла. Ел саен мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясала.

Балаларыбыз бәхете һәм иминлеге өчен барлык шартлар тудыру алга таба да хакимият органнары өчен өстенлекле юнәлеш булачак.

Барыгызга да нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим. Өйдә һәрвакыт мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен!

Лаеш муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев