Халыкара хатын-кызлар көне белән!
Кадерле гүзәл затларыбыз!
Сезне иң җылы, язның беренче бәйрәме –Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
Хатын-кыз – бу һәрчак гүзәллек, зирәклек, түземлелек һәм намуслылык. Без дөньяның гүзәл яртысына сокланабыз, чөнки гаиләдәге иминлек, кәеф һәм эштәге тәртип нәкъ менә сездән тора.
Сезнең тырышлык белән кешелек кыйммәтләре - мәхәббәт, тугрылык, эчкерсезлек һәм гаилә – мәңгелек булып кала бирә. Сезнең ярдәм һәрчак яңа үрләргә һәм җиңүләргә рухландыра.
Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч тормыш һәм эшегездә уңышлар телим. 8 Март бәйрәме белән!
Лаеш муниципаль район башлыгы И. Ф. Зарипов
Нет комментариев