Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Медицина хезмәткәрләре көне белән!

18 июня 2023, 08:03

490

0

0

Медицина хезмәткәрләре көне белән!

Сәламәтлек саклау өлкәсенең хөрмәтле хезмәткәрләре һәм ветераннары! Ихлас күңелдән Медицина хезмәткәрләре көне белән котлауларны кабул итегез!

Лаеш районы учреждениеләрендә профессионал табибларның, шәфкать туташлары, фельдшерлар, акушерлар, санитарларның зур командасы эшли. Сәламәтлек саклауны үстерү, үз вакытында, сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар булдыру — безнең алда торган өстенлекле социаль бурычларның берсе. ФАПлар төзелә һәм ремонтлана, яңа кабинетлар ачыла, диагностикалау алымнары камилләшә, дәвалауның яңа ысуллары эшләнә. Безнең районның сәламәтлек саклау учреждениеләре ел саен яңа — заманча медицина җиһазлары белән баетыла, ә бу авыруларны савыктыру һәм торгызу өчен мөмкинлекләрне яхшырта.

Югары дәрәҗәдә осталык, җаваплылык һәм шәфкатьлелек күрсәтеп сез иң кыен минутларда ярдәмгә киләсез. Сезнең көндәлек хезмәтегез, изге максатка тугры булуыгыз, профессионализмыгыз һәм искиткеч кешелеклелек сыйфатларыгыз иң зур мактауга лаек.

Үз гомерләрен сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә багышлаган медицина тармагы ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм. Барыгызга нык сәламәтлек, имин, тыныч тормыш, гаилә бәхете, игелекле хезмәтегездә уңышлар телим! Данлы һәм игелекле хезмәтегез, түземлегегез һәм һәрчак ярдәмгә әзер булуыгыз өчен зур рәхмәт!

Лаеш муниципаль район башлыгы И. Ф. Зарипов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев