Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Милли бәйрәм Сабантуй белән!

10 июня 2023, 08:23

260

0

0

Милли бәйрәм Сабантуй белән!

Милли бәйрәм Сабантуй белән!Кадерле райондашлар! Хөрмәтле районыбыз кунаклары!

Ихлас күңелдән сезне татар халкының иң күркәм бәйрәмнәреннән берсе булган Сабан туе белән тәбрик итәм!

Бу бәйрәм олы мәгънәгә ия. Ул язгы кыр эшләре тәмамлануын билгеләп кенә калмый, анда халкыбызның күңел байлыгы, аның милли гореф-гадәтләре һәм тарихи, мәдәни һәм рухи кыйммәтләре, кешеләр арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга, төрле мәдәниятләрне якынайтуга һәм баетуга омтылышы чагыла. Сабантуй бәйрәме күпмилләтле районыбызның бай мәдәниятен һәм кунакчыллыгын күрсәтә.

Язгы кыр эшләре Лаеш районында быел да уңышлы төгәлләнде.

Авыл хуҗалыгы тармагының барлык юнәлеш хезмәткәрләре һәм ветераннары хаклы рәвештә районыбыз горурлыгы дип санала. Азык -төлек иминлеге һәм уңышлы икътисади үсеш аларның тырыш хезмәте белән бәйле. Аларның фидакарь хезмәтләре яңа уңышка, районыбызның һәм республикабызның иминлегенә һәм чәчәк атуына нигез сала.

Барыгызга да тырыш хезмәтегез һәм үз җирегез турында туктаусыз кайгыртуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезне Сабантуй бәйрәме белән ихлас күңелдән кайнар котлыйм. Бу гүзәл бәйрәм һәркемгә күтәренке кәеф һәм яшәү дәрте өстәсен! Күңелләрегездә якты хисләр калдырсын, киләчәккә өмет һәм ышанычны арттырсын. Киләсе бәйрәм көннәре өйләрегезне бәхет һәм гаилә иминлеге белән тулыландырсын!

Лаеш муниципаль район башлыгы И. Ф. Зарипов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев