Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Россия көне белән!

12 июня 2023, 08:37

573

0

0

Россия көне белән!

Россия көне белән! Хөрмәтле райондашлар! Сезне дәүләтнең төп бәйрәмнәренең берсе — Россия Конституциясе көне белән котлыйм!

Бу дата буыннарның, патриотизм традицияләренең, иҗади хезмәтнең, җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкның тарихи дәвамлылыгын гәүдәләндерә. Россия — уникаль тарихы, бай мәдәни һәм рухи мирасы булган һәм, иң мөһиме, гасырлык гореф-гадәтләрне кадерләп саклаучы, Ватаныбызның чәчәк атуы өчен тырышып хезмәт итүче, җиңүләре һәм казанышлары белән туган ягыбызны данлаучы халкы булган бөек ил. 

Дәүләтебез тарихында данлы битләр күп, әмма аның куәте — үз Ватаны хакына хезмәт иткән кешеләр. Лаеш районы халкы Россия дәүләтен үстерү һәм ныгыту эшенә лаеклы өлеш кертә. Якташларыбыз үзләренең фәндә, мәдәнияттә, җитештерүдә, мәгарифтә һәм спортта, икътисадның алдынгы тармакларында, иҗатта һәм иҗтимагый тормышта тырыш хезмәтләре белән, бөек Россиянең аякка басуына ярдәм итә.

Без туган җиребез белән горурланабыз, үткәннәребезне хәтерлибез һәм лаеклы киләчәгебезне төзибез, аны тагын да яхшырак итәргә омтылабыз. Безнең көч- бердәмлектә, ул яшәешебез, эшебез һәм зур җиңүләребезнең нигезен тәшкил итә.

Кадерле дуслар, барыгызга да нык сәламәтлек, иҗатта һәм хезмәттә зур уңышлар, рухи күтәренкелек, бәхет һәм иминлек телим. Россия көне котлы булсын!

Лаеш муниципаль район башлыгы И. Ф. Зарипов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев