Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Россия Конституциясе көне белән

12 декабря 2022, 08:09

3444

0

0

Россия Конституциясе көне белән

Хөрмәтле Лаеш районы халкы!

Сезне иң олы дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!

Конституция һәрчак үскән дәүләтчелек, гражданлык, демократик хокуклар һәм кеше иреген гәүдәләндерде. Илебезнең төп законы һәр кешенең хокукларын һәм иреген, милләтләр, нинди дин тотуга бәйсез тигезлек раслады. Конституция Россия  тарихының күп гасырлар буена тупланган бар тәҗрибәсен һәм казанышларын яктырта, илнең алга таба үсеш стратегиясен билгели. Безнең бурыч аңа салынган гомуммилли кыйммәтләрне хөрмәтләү һәм саклау, алар нигезендә тотрыклы, хокукый, демократик дәүләт төзүдән гыйбарәт.

Бу бәйрәм көнендә барыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, имин тормыш һәм бәхет, иртәгәге көнгә ышаныч, муллык һәм җан тынычлыгы белән яши торган гомер, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Лаеш районын үстерү һәм баету өчен барлык планнарыгызның уңышлы тормышка ашуын телим.

Лаеш муниципаль район башлыгы И.Ф. Зарипов

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев