Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татарстан Республикасы көне белән!

30 августа 2024, 08:00

1163

0

0

Татарстан Республикасы көне белән!

Хөрмәтле лаешлылар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
Бу әһәмиятле бәйрәм республикабызда яшәүчеләрнең бердәмлеген гәүдәләндерә. Татарстан ышанычлы адымнар белән алга бара, икътисадын, фәнен һәмәдәниятен ныгыта, бөтен Россия Федерациясе үсешенә лаеклы өлеш кертә.
Лаеш районы территориясендә дә без республика җитәкчелегенең ярдәмен тоябыз, һәм бу безне яңа казанышларга рухландыра. Безнең районда мәктәпләр һәм балалар бакчалары, социаль әһәмияткә ия объектлар, спорт учреждениеләре, парклар һәм скверлар төзү дәвам итә. Алар кешенең тормыш сыйфатын яхшырту бурычларын уңышлы хәл итә. Болар барысы да нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм районыбыз тормышында һәрберегезнең актив катнашуы нәтиҗәсе.
Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Һәр көн шатлык һәм иртәгесе көнгә ышаныч китерсен!

Лаеш муниципаль районы башлыгы И. Ф. Зарипов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев