Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Ураза гаете

13 мая 2021, 08:00

828

0

0

Ураза гаете

Сезне Рамазан ае тәмамлануны символлаштыручы Ураза гаете белән котлыйм.

Бүген без якыннарыбызга карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык күрсәтергә,, әйләнә-тирәдәгеләргә карата игътибарлы һәм мәрхәмәтле булырга тиеш. Бу бәйрәм югары рухи сыйфатлар һәм әхлакый нормалар тантанасы символы булып тора, анда иҗатка һәм игелекле эшләргә ихлас омтылыш чагылган.

Уразаны үтәү һәркайсыбызда рухи көч, сабырлык һәм түземлек тәрбияли, тормышның чын кыйммәтләрен күрсәтә.

Мәдәниятләрне үзара баету, дуслык һәм тату яшәү традицияләрен үстерү – безнең районның күркәм традицияләре. Бүген мин чын күңелдән Лаеш җирендә киләчәктә дә милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклап калуыбызны, һәм иң мөһиме,үзебезнең лаеклы үрнәктә үсеп килүче буынны тәрбияләүне телим.

Бу көн һәр йортка җылылык һәм шатлык, татулык һәм иминлек, тирә-юньдәгеләрнең хөрмәтен, ярдәмен, аңлавын һәм мәхәббәт алып килсен! Кадерле район халкы, сезгә чәчәк атуыгызны һәм тынычлык телим!

Лаеш муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X