Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яшьләр көне белән!

29 июня 2022, 09:46

565

0

0

Яшьләр көне белән!

Кадерле дуслар! Чын күңелдән сезне яшьлек, энергия һәм оптимизм бәйрәме – Россия яшьләре көне белән котлыйм!

Яшьлек – һәр кеше язмышында кабатланмас чор, хыялланулар һәм өметләр, тормышта үз урыныңны эзләү вакыты, дөньяны үз казанышларың, ачышларың белән гаҗәпләндерү теләге. Бу чорда үз көчеңне оста файдалану һәм зур планнар кору аеруча мөһим.

Миңа хәзер  Лаеш районы егетләре һәм кызларының иҗади һәм һөнәри үсештә югары нәтиҗәләргә ирешүләрен, фәндә, бизнеста зур җиңүләр, иҗтимагый, спорт һәм социаль проектларны тормышка уңышлы ашыруларын, замана чакыруларына кушылуларын билгеләп үтү аеруча күңелле. Студентлар һәм яшьләр иҗаты бәйгеләрендә һәм фестивальләрдә җиңәләр. Без сезнең белән горурланабыз! Сезнең белемнәр, профессионализм һәм энергиягез безнең район иминлеге нигезен тәшкил итә.

Ә без, үз чиратыбызда, яшьләр үзләрен күрсәтә, таныта алсын өчен барын эшләрбез, чөнки бүген үсү, лаеклы белем алу, һөнәри яктан ныгу, социаль әһәмиятле эшчәнлектә катнашу өчен уңайлы шартлар булдырыла.

Нык сәламәтлек, иң кыю планнарыгызны тормышка ашыруда уңышлар һәм иминлек телим! Алга максатка, хыялга, биеклекләр алуга һәрчак кыю атлагыз! Бәйрәм белән! Россия яшьләре көне белән!

Лаеш муниципаль район башлыгы И.Ф. Зарипов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев