2023 елда 27 меңнән артык Татарстан медигы өстәмә социаль түләүләр алды
2023 елның 1 гыйнварыннан медицина хезмәткәрләренең аерым категорияләре өчен дәүләт ярдәменең яңа чарасы карала.
Айлык түләүне сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, үзәк район, район һәм участок хастаханәләре, шулай ук станцияләрдә һәм ашыгыч ярдәм бүлекчәләрендә эшләүче медиклар ала.
Түләүләр медицина оешмасы дәүләт яки муниципаль сәламәтлек саклау системасына керсә һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы база яки территориаль программаларында катнашса башкарыла.
Түләү күләме 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итә — барысы да медицина хезмәткәрләре категориясенә һәм медицина оешмасы төренә бәйле.
Акча алу өчен нинди дә булса гариза бирү таләп ителми, чөнки һәр ай саен медицина оешмалары Татарстан Социаль фонды бүлегенә электрон реестрлар тапшыра. Аларда махсус түләү хокукы булган хезмәткәрләр турында мәгълүмат, билгеләнгән түләүләр суммасы һәм алар исәпләнгән мәгълүматлар, шулай ук өстәмә түләүләрне кая күчерергә кирәклеге турында реквизитлар бар. Фонд әлеге реестрлар нигезендә банк счетына яки МИР картасына җиде эш көне эчендә медикларга акча күчерә.
Гыйнвар аеннан Татарстанда 27 мең медицина хезмәткәре түләүләр алган, ә түләүләрнең гомуми суммасы 1 280 миллион сумнан артык тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев