Балалар аны күреп бик шатландылар
Бу визит балаларда озакка истә калачак һәм күңелле истәлек булачак.
Яңа ел алдыннан «Каенкай» балалар бакчасында чын могҗиза булды. Балалар бакчасы яныннан Кыш бабай узып барганда аны балалар күрә . Ул аларны сөендерергә уйлап балалар бакчасы территориясе аркылы уза һәм балаларга кул болгый!
Кышкы тылсымчыны балалар бик шатланып каршы алалар. Алар аны көчле алкышлар һәм шатлыклы кычкырулар белән сәламлиләр.
Балаларның хисләре шулкадәр көчле иде ки, тәрбиячеләр елмаюларын тыя алмадылар.
Могҗизалар көтелмәгәндә булырга мөмкин. Аңа бары ышанырга гына кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев