Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Балалар сәнгать мәктәбе реабилитация үзәге тәрбияләнүчеләрен музыкага җәлеп итте

Яңа уку елы алдыннан Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләрендә «Музыка төрле була» музыкаль программасы белән балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары кунакта булдылар.

Социаль педагог Татьяна Сәгыйтова бу очрашу турында болай дип сөйләде: "Музыкантлар таныш әсәрләрне башкардылар, алар тере башкаруда шундый илһамлы һәм эчкерсез яңгырады. Музыка мәктәбе укучысы Дмитрий Гусаровның балалар баянында башкарган чыгышы балаларга аеруча тәэсир итте. Залда гадәттән тыш яхшы атмосфера хөкем сөрә иде. Һәр музыкантка балалар көчле алкышлар бүләк итте.

Музыка балаларның эмоциональ хәтерендә һәрвакыт якты эз калдыра һәм музыка белән шөгыльләнүгә зур мотивация тудыра. Ул төрле кәефтә, тормыш вакыйгаларында, хәтта төрле сәламәтлек хәлендә дә тыңланыла. Бәлки, музыка белән шундый танышуларның берсе балаларның берәрсенә музыка мәктәбе бусагасын үтеп, үзе музыкант булырга ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Балалар сәнгать мәктәбе