Петропавловски портын обороналау геройлары турындагы истәлекне тарихи туган якларына кайтарабыз.
Сүз безнең якташларыбыз хакында бара – 1854 елның август-сентябрендә Петропавловски портын обороналау сугышларында һәм 1855 елның маенда Де-Кастри тамагындагы бәрелешләрдә катнашкан Лаеш өязендә яшәүчеләр турында.
Россия дәүләтенең Камчатка портын яклаучыларга дошманның артиллериясе алты тапкыр һәм сугышчылары саны өч тапкыр артык булганда безнең сугышчыларга өч могҗизалы вакыйга җиңү китерә.
Инглиз-француз суднолары Авачинский бухтасына 30 августта керәләр. Портны саклаучыларны куркыту өчен, берләштерелгән Тын океан эскадрасы артиллерия снаряды оча торган арага – “кызыл” артиллерия линиясенә якынаялар. Әмма руслар төз һәм нәтиҗәле аталар, француз судноларында алты кеше һәлак була. Алар арасында берләштерелгән эскадра командующие инглиз адмиралы Дэвид Прайс та була. Аның үлемен үзе пистолет чистартканда ялгыш атылган дип күрсәтәләр. Бу версия әлеге көндә дә күп санлы тарихи басмаларда йөри, чөнки инглизләр бар дөньяга инглиз адмиралының артиллериянең төз атуының беренче корбаны булуын сөйләргә “оялалар”. Алар аңлавынча үз-үзен үтерү юрамасы тагын да хурлыклы була - адмирал, һөҗүм башлаганчы, куркып кала, җиңелү хурлыгыннан котылу өчен маңгаена пуля җибәрә. Шуңа басым ясау кирәк – инглиз судноларында пушкалар саны алты тапкыр һәм, мөгаем, дары һәм туплар буенча егерме мәртәбә күп булганда да һөҗүм башламыйлар. Төп буын төшеп калу – дошман флотының баш командующие – алга таба булачак вакыйгалар үсешенә ярдәм итүче чылбырда беренче могҗиза була.
Дошман эскадрасына командалык итүне француз адмиралы Огюст Феврье-де Пуант үз өстенә ала һәм 1 сентябрьдә французлар Петропавловски портын уң яктан әйләнеп үтеп (Красный яр яки Красная сопка ягыннан) десант төшерәләр. Бу гамәл уңышлы була – алар, батареяны кулга төшереп, русларны чигенергә мәҗбүр итәләр. Әмма, югарыдан кушу буенчадыр, кинәт инглиз судноларының берсе аларга каршы ут ача һәм туп француз илбасарлары җыелган төшкә төшә, алар куркуга калалар, үз шлюпкаларына чабалар һәм руслар атакасын да көтмичә качалар. Хәрби стратеглар моны инглиз артиллеристларының мәгънәсез хатасы дип саныйлар, әмма бу хата ышанып булмастай вакыйгалар чылбырында килеп чыккан икенче могҗиза була.
Генераль һөҗүм 5 сентябрьдә башлана. Инглиз-французлар бу юлы Петропавловски портын сул яктан әйләнеп килергә хәл итәләр ( Сигнал һәм Никольский кечкенә тауларын бүлүче муен аша). Беренче эш итеп дошман аларның юлларында булган батареяләргә ата. Александр Максутов батареясенә көчле ут туры килә, шуннан бирле аны” Смертельный” дип атый башлыйлар. Никольски тавы итәгендә Петропавловскига юлны каплаучы безнең батареяләрне дә юк итәләр.
Ике йөз илбасар муенга десант төшә, тагын алты йөзе төшеп Никольски тавын әйләнеп китә. Барлык бу армадага безнең укчылар подразделениеләренең ике йөз сугышчысы каршы тора, алар арасында җирле иреклеләр дә була. Саклаучыларның калганнары калган батареяләргә хезмәт итә яки артатыш вакытында һәлак була.
Барлык сугыш кануннары буенча сан ягыннан күп булган инглиз-французлар җиңәргә тиеш була, әмма тагын бер могҗиза була. Казаклар пятидесятнигы Алексей Степанович Карандашев (соңыннан Святой Георгий Победоносец хәрби ордены Аеру билгесе кавалеры №1024888) атлы кыр пушкасына җибәрелгән була. Инглиз-француз артиллерясе атакасы барышында ярчыклар бер атны үтерә, ә икенчесенең күзе яралана һәм ул алга ыргыла. Пушка ерымга оча һәм кулы яраланган Карандашев, бар көчен җыеп бу пушканы тарып чыгара һәм язмышны хәл иткән бердәнбер атыш ясый. Картечь инглиз-французлар тупланган урынга төшә һәм алар каушаудан чираттагы атуларны көтеп алга ташланмыйлар – порт юлына түгел, ә Никольски тавына өскә юнәләләр. Куе биек эрбет агачлары арасына качып алар аның каршы ягы кырык метрлы асылмалы кыялар белән бетүен белмиләр. Русларның укчы отрядлары контрһөҗүмгә күтәрелгәндә, алар дошман десантын бу кыялардан ташлыйлар. Русларның штык атакасы гадәттә ыргылышлы һәм көчле була. Нәтиҗәдә дошман тулысынча тар-мар ителә. Зур югалтуларга дучар булган инглиз-французлар, руслардан дүрт тапкыр күп булсалар да ашыга-ашыга ярымбуш шлюпкаларын ишә-ишә китәләр, һәлак булган һәм яраланган ватандашларын калдыралар һәм хәтта Гибралтар полкы байрагын да (инглиз диңгез десантлары) “кунакчыл булмаган” камчат ярында калдыралар.

Инглиз һәм француз суднолары флотының берләштерелгән Тын океан эскадрасы шактый нык таушалган хәлдә 1854 елның 7 сентябрендә хурлыклы төстә Камчатканың Авачинский бухтасыннан чыга, зур өстенлекләргә ия булып та Петропавловски порты гарнизонын җиңә алмый. Әмма чигенгәннән соң 1855 елның маенда инглиз-французлар тагын да зур көч белән Камчаткадагы Де-Кастри тамагына кире киләләр, Әмма алар соңга калалар – Петропавловски порты Амурга күчерелгән була, дошман флотының чираттагы тапкыр үз десантын рус ярына төшерергә омтылуы яңадан уңышсыз була.
Патша хөкүмәте, кенәз Дмитрий Максутовтан җиңү турында хәбәр алгач, туганы Александр “Смертельный” батареясенә командалык итеп – дошманның соңгы артиллеристына кадәр юк итә, бу батырлыкка югары бәя бирәләр, анда катнашучыларның күбесен югары хәрби бүләкләр белән бүләклиләр: офицерларга – орденнар, түбән чиннарга һәм унтер-офицерларга – Святой Георгий Победоносец хәрби ордены аеру билгеләре.
Петропавловски портын обороналауда катнашкан “Аврора” фрегаты офицерлары тырышлыгы белән (алар бу һөҗүм турында бик күп истәлекләр калдыралар) безнең инглиз-французларны җиңүебез турындагы хәбәр бар Россия буенча тарала. Ә америка, инглиз һәм француз газеталары инглиз-французларның берләштерелгән Тын океан эскадрасының хурлыклы җиңелүе турында (хәтта алар карашынча да) хәбәр тараталар.
Дөнья җәмәгатьчелеге сугышчылар саны һәм артиллерия күп булганда да инглиз-французлар тар-мар ителүгә дә, шул ук вакытта бу җиңүгә ирешүгә ярдәм иткән могҗизалы вакыйгаларга да гаҗәпләнәләр.
Менә тагын яңа (географик) могҗиза – Петропавловски портын обороналауда бар Россия катнаша - Россия империясенең Бөек Финляндия кенәзлегеннән, Польша патшалышы, Эстляндия һәм Лифляндия губерналары, хәзерге Украина һәм Белоруссия губернияләре һәм алга таба көнчыгышка – Псковтан, Бөек Новгородка, Олонецка (Петрозаводски), Санкт-Петербург, Тверь, Идел буе, Себер (аеруча аның Көнчыгыш өлеше), Охотски һәм Гижигинскига кадәр.
Ә иң мөһиме – хәзер, гасыр ярым вакыт үткәч (2024 елның сентябрендә без Петропавловскины обороналауның 170 еллыгын билгеләп үтәчәкбез) ул һөҗүм батырларының күбесенең исеме ачыкланды. Без Петропавловски портын обороналау геройларын тарихи туган якларына кайтара алабыз, оборонаның үзәге булган Ватанны саклауга алынган Камчатка флот экипажы матросларының яшәгән ураннарын да белә алабыз. Дөрес, кайчакта Камчатка экипажы матросларының хезмәт исемлекләрендә күрсәтелгән географик атамалар белән тарихи параллельләр табу кыен – империя губерналарыннан заманча Россиядә республикалар, крайлар һәм өлкәләр бүленә, өязләр һәм волостьлар да үз исемнәрен үзгәртәләр, кайбер торак пунктлар җир йөзеннән бөтенләй юкка чыккан.
Петропавловски портын сакларга килгән 47нче Камчатка флоты экипажы матросларының Россиянең кайсы республикалар, крайлар һәм өлкәләрдән килүе язылган исемлек бик зур. Әмма бу исемлектә безнең якташларыбызның – Лаеш өязендә яшәүчеләрнең тарихи торгызылган исемнәре дә бар.
Горбунов Никонор Василий улы (1827) – 2нче статья матрос, Казан губернасы Лаеш өязе Курмы авылы (Курманаково, Астрахань волосте) коллежский советник Мавра Андреевна Николаева крестьяны, 1854, 13нче линия батальонынан 46нчы флот экипажына күчерелгән, 1854 елда Петропавловски портын обороналауда катнашкан.
Григорьев Флегонт Григорий улы (1828) – матрос-рульче, Казан губернасы Лаеш өязе Астрахань волосте Травкино авылында туган, коллежский советник Яков Андреев Комедуров крестьяннарыннан. 1852-1853 елларда “Двина” транспортында дөнья тирәли йөзүдә катнашкан, 1854 елда Петропавловски портын 1854 елның 18еннән 28 августына кадәр бомбага тоткан инглиз-француз эскадрасына каршы сугышта катнашкан, 1855 елда “Оливуца” корветында Де-Кастри тамагында һөҗүм итүдә була.
Иванов Григорий Иван улы (1827) – 1 статья матрос, Казан губернасы Лаеш өязе Аркатовски волосте Христорождественский авылы (Шира/Шуран), крестьяннардан, 1852-1853 елларда “Двина” транспортында дөнья тирәли йөзүдә булган, 1854 елда Петропавловски портын обороналауда катнашкан, 1855 елда шушы ук транспортта Де-Кастри тамагындагы сугышта катнашкан.
Михайлов Степан (1829) – 2 статья матрос, Казан губернасы Лаеш өязе Николаевский авылы (бәлки Урахчино волосте яки Державино, аларда бер исемдәге ике авыл була, икенче исеме – Чемодурово һәм Державинка (Державино) – волость үзәге) крестьяннарыннан, 1854 елда 13нче линия батальоныннан 46нчы флот экипажына күчерелә, 1854 елда Петропавловски портын обороналауда, 1855 елда 8-9 майда Де-Кастри тамагында “Аврора” фрегатында сугышта була.
Үткәннәрдән башка хәзергебез һәм киләчәгебез юк. Без аларны хәтерләгәндә, алар исән!
Нет комментариев