Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Лаеш ягы кешеләре

«Яратудан гына җиргә бәхетле бала туа...» Гөлсөя Сафина

Сүземне шушы тирән мәгънәле юллардан башлыйсым килә. Лаеш районы, Сингел авылының искиткеч парлары — Илфар һәм Зилә Сафиннар гаиләсендә күптән түгел зур шатлык булды: 7 декабрьдә алар өченче тапкыр әти-әни статусын алдылар. Нәни мәхәббәт җимешләре Инсаф дөньяга аваз салып, бу гаиләнең бәхетен тагын да тулыландырды.

 

 Сафиннар гаиләсенә карыйсың да, ирексездән сокланып тын каласың. Алар шулкадәр матур пар: Зилә иренә «матурым» дип эндәшсә, Илфар үзенең Зиләсенә «җимешем» дип кенә тора. Алар бер-берсен күз карашыннан ук аңлыйлар төсле. Бу җылылык аларның үз көчләре белән төзелгән ике катлы йортларында да хөкем сөрә.

   Сафиннар — ялан җирдә нигез корып, кара җиргә казык какканнан алып бүгенге көнгә кадәр үз бәхетләрен үзләре төзегән, соклангыч үрнәк гаилә.. Ике бертуганның бер-берсе өчен җан атып яшәве — бүгенге көндә күпләр өчен үрнәк.
Илфар — үз күз алдыбызда үскән Сингел егете. Ул — чын мәгънәсендә алтын куллы кеше: эретеп ябыштыру, балта остасы, техника ремонтлау — ул булдырмаган эш юк. Авылдашлары аны ярдәмчел һәм изге күңелле булуы өчен ихтирам итә. Аның терәге Зилә — Биектау кызы, 11 ел элек Сингелгә килен булып төште. Казан май комбинаты ашханәсендә пешекче булып эшләүче Зилә үз хезмәтендә дә зур хөрмәткә лаек. Аның сабырлыгы һәм тырышлыгы сокландыра. Өйдә дә ул — үрнәк хуҗабикә: балаларын карарга да, тәрәзә төбендә рассадалар үстерергә дә, бакчаны чәчәкләргә күмәргә дә җитешә. Зиләнең күңел җылысын кушып кискән нәзек токмачлары һәм һәр ризыгы — мәрхүмә әнисе Зөлфия ападан күчкән осталыкның күркәм дәвамы.
    Зиләгә соңгы елларда авыр югалтулар кичерергә туры килде: бер-бер артлы әнисе Зөлфия апа белән энесе Рәмзил мәңгелеккә күзләрен йомдылар. Бу хәсрәтле көннәрдә ире һәм кайнанасы Зәйтүнә апа аңа иң зур терәк булдылар. Зилә чын кыз бала үрнәге күрсәтеп, якыннарының истәлеген хөрмәтләп, барлык дини йолаларны башкарды. Бүген ул кайнанасын үз әниседәй күрә, аның ярдәменә рәхмәтле булып яши. Зәйтүнә апа да оныклары Алинә, Илназ һәм нәни Инсаф өчен җан атып торучы гаиләнең үзәге.
    Сафиннар гаиләсе һәрчак алга омтыла: үз көчләре белән иркен йорт, яңа мунча, гараж төзеп керделәр. Хәтта Зилә дә, тырышлыгы белән машина йөртергә өйрәнеп, бүген үз атында җилдерә. Аларның бердәмлеге, хезмәт сөючәнлеге һәм балаларына биргән күркәм тәрбиясе Сингел авылының чын бизәге булып тора. Сафиннар гаиләсенә алга таба да пар канатлы, тату һәм бәрәкәтле тормыш телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев