спорт

Татарстан егете Зиннур Вәлиуллин Казанда КӨРӘШ буенча 2026 елгы Россия Беренчелегенең алтын медален яулады

Казанда КӨРӘШ буенча Россия Беренчелеге узды. Ярышларда РФ субъектларыннан 40тан артык команда катнашты. Турнир өч яшь категориясендә (13–14 яшь, 15–16 яшь һәм 17–18 яшь) иң көчле яшь батырларны җыйды. 40 кг-га кадәрге авырлык категориясендә «алтын» финал

13–14 яшьлекләр арасында, 40 кг-га кадәрге авырлык төркемендә Татарстан Республикасы намусын КӨРӘШ буенча Татарстан чемпионаты җиңүчесе Зиннур Вәлиуллин яклады. Кизүле көрәштә спортчы югары осталык һәм җиңүгә булган ныклы ихтыяр көчен күрсәтте. Нәтиҗә — алтын медаль һәм Россия чемпионы исеме.

Россия чемпионын кем күнектерә?
Зиннур Вәлиуллинны ярышларга Динар Кәримуллин әзерләгән. Динар — Татарстан Республикасының күп тапкырлар чемпионы, Россия чемпионы, КӨРӘШ буенча дөнья чемпионы, шулай ук БРИКС илләре уеннары җиңүчесе. 2024 елда Динар Кәримуллин «Ел спортчысы» дип танылды һәм «Алтын билбау» премиясе иясе булды.

Лаеш районы җитәкчелегеннән ата-аналарга рәхмәт
Лаеш муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Азат Әнәс улы Нурмөхәммәтов Зиннур Вәлиуллинның әти-әнисенә рухы көчле, сәламәт һәм искиткеч спортчы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.


Нет комментариев