Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

«Безнең ишегалды» республика программасы: Лаешта йорт яны территорияләрен ничек төзекләндерделәр

«Безнең ишегалды» республика программасы үз эшен дәвам итә. Лаеш районында биш йорт тәртипкә китерелгән, шуларның өчесе Лаешның үзендә.

Бүген без шәһәребезнең төзекләндерелгән ишегалларында йөрдек. Быел Олег Кошевой урамындагы 15 нче, Маяковский урамындагы 19 нчы һәм 26 нчы партсъезд урамындагы 2а йортларында яшәүчеләргә бәхет елмайды.

Бу йортларга тоташкан территорияләр җентекләп асфальтланган, машиналар тукталышы өчен урыннар бүлеп бирелгән. Ишегалларында яңа эскәмияләр һәм керләрне киптерү өчен ышанычлы конструкцияләр барлыкка килгән. Яктырту үткәрелгән. Ә партсъезд урамындагы 26 нчы йортта яшәүчеләргә тагын да күбрәк бәхет елмайды. Җирле балалар өчен тау һәм атынчыклар куелган. Балалар мәйданчыгына сыйфатлы итеп бетонланган яңа уңайлы баскычтан күтәрелергә мөмкин. Бу йортта яшәүчеләрнең белдерүләр тактасы да барлыкка килде. Шуңа күрә подъезд ишекләрен бозарга туры килмәячәк.

Шулай ук Лаеш районындагы Габишево авылында (Молодежная урамы 11нче йорт) һәм Комлы Ковалда (Насосная урамы 10 һәм 11 нче йортлар) ишегаллары төзекләндерелгән.

Ә Лаешта үз чиратын Лебедевой урамындагы һәм Нармонканың Центральная урамындагы берничә ишегалды территориясе көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы юлны төзекләндерү «Безнең ишегалды» республика программасы