Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Биек түтәлләр - яхшы уңыш !

Бакчачы Любовь Зайцева биек түтәлләрнең уңай һәм тискәре яклары турында сөйләде.

-Мине интернетта очраган идея кызыксындырды - уңышны биек түтәлләрдә үстерү. Мин төрле вариантларны карадым, әмма пеноблокларга тукталдым. Аларны бетонларга кирәкми, берсен-берсенә куярга гына кирәк. Алар шактый нык һәм ян-якларыннан җир тышкы якка чыкмый. 

Төп уңай ягы: чүп үләннәре күпкә азрак. Алар юк диярлек, дип әйтер идем хәтта. Эшкәртү җайлырак, чөнки артык иелергә кирәк түгел. Биек түтәлләр яхшырак җылытыла – бу уңышны иртәрәк алуга китерә. Аларны казырга кирәкми, язын йомшарту да җитә. Су да агып чыкмый, һәм түтәлләр арасындагы сукмаклар да һәрвакыт чиста. Һәм, гомумән, бакчаның күренеше матур. 

Минуслардан берсен аерып әйтә алам - җир тиз кибә . Суны ешрак  сибәргә туры килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев