Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Бөек Ватан сугышында катнашучы Абдулла Гыйният улы Ядкәров хәзер Габишевода яши.

Сугыш беткәнгә 78 ел үтсә дә ветеран ул елларны оныта алмый. Фашистларның ерткычлыгы һәм Җиңү көнне аккан күз яшьләре дә онытылмый.

Абдулла  Гыйният улы 1926 елда Оренбург өлкәсендә туган. Кызыл Армия сафларына аны 1944 елда, 18 яше тулуга алалар. Днепропетровскига эләгә, анда яшь солдатлардан элемтәчеләр әзерли башлыйлар.

-Без баганаларга менәргә, чыбыкларны тоташтырырга, аларны изоляторларга бәйләргә өйрәндек. Бер айдан безне сугышлар барган Кривой Рогка, аннары – Яңа Бугка җибәрделәр, - дип искә ала Абдулла Гыйният улы.

Якташыбызның сугыш мәшәкатьләре шулай башлана. Көньяк Буг һәм Дунай елгаларын кичәргә, бомбага тотулар астында калырга, Көнбатыш Украинада бандерачылар белән сугышырга туры килә.

Польшаны, Румыния, Венгрияне фашистлардан азат итеп Абдулла Ядкәров Европа буйлап күп чакрымнар үтә. 1945 елның апрелендә Дунай елгасын кичкәндә ул шартлаган бомба ярчыклары белән яралана. Җиңү көнен венгриянең Ньиредьхаза шәһәрендәге госпитальдә каршылый. Әмма солдат өенә тиз генә кайта алмый: Ростовтагы Донда, Сухумида  телефон кабеле суза, Бакудан Армавирга кадәр телефон линиясе сала.

-Без бу линияне бер сакладык: ул Мәскәү белән тоташкан иде. Аннан соң 1948 елда безне Төмән өлкәсендәге Ишим шәһәренә озаттылар, без анда Төмән – Омск линиясен суздык, яңа баганалар утырттык, - дип сөйләде ветеран.

Абдулла Гыйният улы 1950 елда демобилизацияләнә. Өенә кайта: ачлык, салкын, эш юк. Акча эшләргә китәргә була. 1951 елда Төркестан-Себер тимер юл паровоз депосына эшкә керә. Сугышта да намус белән сугыша, тыныч вакытта да тырышып эшли: тиз арада деподагы коллегалары арасында һәм җитәкчелек тарафыннан абруй яулый.

1954 елның апреленнән лаеклы ялга чыкканчы тимер юлда башта машинист ярдәмчесе, соңрак тепловоз йөртүче булып эшли.

-Казахстанда (хәзер – Шу шәһәре) депога юл алдым -  паровозга кочегар булып урнашырга теләдем. Миңа слесарь разрядын тапшырырга куштылар. Поездларда эшләүчеләргә аена 20 килограмм он бирделәр, ул ачлыктан коткарды да инде. Мин өч ел кочегар булып йөрдем – Алма-Атага, Джамбул, Карагандага. Машинист ярдәмчесенә өйрәнгәч, заводта маневр поездларында эшләдем. Тормыш ул чакларда җиңелләрдән булмады. 55 яшемдә пенсиягә чыктым һәм улым янына Габишевога кайттым Берничә ел элек анда сугыш ветераны буларак квартир алды.

Абдулла Ядкәров катлулы тормыш юлы үтсә дә көр күңелле, яхшылыкка ышанучы кеше булып калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Бөек Ватан сугышы Бөек Ватан сугышы ветераннары