Лаеш балалары «Эшмәкәрлек иленә сәяхәт» кылган
Лаеш тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне икътисад һәм финанс грамоталылыгы нигезләренә өйрәттеләр.
Кызыклы шөгыльгә өлкән төркем балаларын җәлеп иттеләр. Яшүсмерләргә икътисадның нигезләре — керемнәр һәм чыгымнар, гаилә бюджеты, товарлар һәм хезмәтләр төшенчәсе турында сөйләделәр. Балалар эшкуарлык эшчәнлегенең нигезе һәм үз эшләрен ачу өчен нәрсә кирәклеген белделәр. Мондый финанс грамоталылыгы дәресләре үсеп килүче буынга мөстәкыйль тормыш нигезләрен сеңдерә.
Фото: Лаеш тернәкләндерү үзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев