Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш гимназистлары «Тормыш тамчысы» акциясендә катнаштылар

4 сентябрьдә безнең илдә икенче бөтендөнья сугышы корбаннарын һәм Бесланда террорчылык актында һәлак булганнарны искә алдылар.

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көнгә һәм терроризмга каршы көрәштә халыкара теләктәшлек көненә Лаешның 1 нче гимназиясе укучылары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре «Терроризм: чыганаклар һәм чынбарлык» һәм «Сугыш эхосы һәм йөрәк хәтере» дигән информ-экскурсия үткәрделәр.

Балалар кешелек тарихында иң зур сугыш турында белделәр, ул 1939 елның 1 сентябрендә фашист Германиясенең Польшага һөҗүме белән башлана.
Ул 1945 елның 3 сентябрендә Япония белән кыска, әмма шул ук дәрәҗәдә аяусыз һәм җимергеч сугыш белән тәмамлана.

Шулай ук укучыларга башка истәлекле дата турында да сөйләделәр. Нәкъ 19 ел элек, 2004 елның 1-3 сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә тарихта иң канлы террорчылык актларының берсе булган.

Укучылар икенче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны һәм теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Шулай ук укучылар Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы тормыш тамчысы