Лаеш районының «Семрук» туристлык кластеры территориясе җәй ахырына төзекләндереләчәк
җәмгыять

Лаеш районының «Семрук» туристлык кластеры территориясе җәй ахырына төзекләндереләчәк

Объектны тапшыру вакыты быел август ахырына билгеләнгән.

Эш кайнап тора. Бүгенге көндә инженерлык челтәрләре салынган һәм җир эшләре башкарылган, балалар мәйданчыгы, тротуарлар, юллар, парковка өчен нигезләр әзерләнгән. Мәдәни-рекреацион кластер территориясе ел әйләнәсе ял итү өчен кызыклы булачак. 

«Бу урын район һәм Татарстан халкы өчен генә яраткан урын булып калмады. Фильмнан декорацияләрне карарга Россиянең төрле почмакларыннан кешеләр килә. Безнең өчен, Лаешта яшәүчеләр өчен, бу бәйрәмнәрне үткәрү өчен бик яхшы мәйданчык: биредә „Уха көне “ зур масштабта үтте, беренче „Кама кыллары“ фестивале дә биредә старт алды. Мин ышанам, „Семрук“ игелекле кунаклар өчен җәлеп итү урыны булачак һәм районны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр бирәчәк», — дип хәбәр итте Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов.

Эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында алып барыла.
Чыганак: Лаеш районы матбугат хезмәте


Лаеш районы Семрук Лаеш туристлары

Нет комментариев