Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре туку сәнгатен үзләштерәләр

Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең социаль педагогы Татьяна Сәгыйтова балаларны халык һөнәренең иң борынгы төрләренең берсенә ничек җәлеп итүләре турында сөйли.

“Православие мәдәнияте: инвалид балалар өчен һөнәрчелек мәктәбе” проектын тормышка ашыру кысаларында балалар белән иң борынгы һөнәрләрнең берсе “туку” һөнәренә өйрәтү дәресләре уза.

Бу техниканы үзләштерү җиңел түгел. Билгеле бер техниканы  истә калдырып аны кабатларга кирәк. Бу эштә балаларга хезмәт буенча  инструктор дәресләре һәм “Экояр” станоклар җитештерү фабрикасы видеодәресләре ярдәм итә. Кечкенә балалар бәләкәй туку рамкалары ярдәмендә туку осталыгын өйрәнәләр.

Бу юнәлешне үзләштерергә Лаеш шәһәренең София соборы белән бергәләп 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын тәкъдим итү конкурсында катнашу ярдәм итте.

Фотоны Татьяна Сәгыйтова тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш тернәкләндерү үзәге Татьяна Cәгыйтова