Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш пенсионерлары булдырды

Лаешның спортчы ветераннары «Өченче яшь» Х республика спартакиадасында уңышлы чыгыш ясадылар.

Лаеш районы командасы 23 район һәм 13 шәһәр арасында бишенче урынны алды.

Казан шәһәренең «Триумф» спорт комплексында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган Спартакиада узды. Аның программасына йөзү, өстәл теннисы, пуля белән ату, дартс буенча ярышлар кертелгән иде.

250дән артык кеше иң көчле, җитез, төз атучы һәм төгәл булу хокукы өчен көрәште. Якташларыбыз дүрт номинациядә өч призлы урын яуладылар: Маргарита Худайдатова өстәл теннисы буенча икенче урынны яулады; бронза медальләрне Ирина Машина (йөзү) һәм Олег Татьянкин (пуля белән ату) алды.

Без спортчы ветераннарны котлыйбыз һәм аларга мондый күтәренке рухны мөмкин кадәр озаграк саклауларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев