Май бәйрәмнәре-2025: ничек ял итәбез
Россия халкын май аенда ике озын ял көне периодлары көтә. Бу хакта Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов хәбәр итте.

Беренче бәйрәм чоры 1 майдан 4 майга кадәр — яз һәм хезмәт көне уңаеннан планлаштырылган. Икенчесе-8 майдан 11 майга кадәр, Җиңү көне уңаеннан. Ялларның ике чоры да пәнҗешәмбедән якшәмбегә кадәр дәвам итәчәк.
Майның беренче бәйрәмнәре алдыннан, 30 апрельдә, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. Ә 7 май кыскартуларсыз тулы эш көне булып калачак.
Май аенда россиялеләр 18 көн эшләячәк һәм 13 көн ял итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев