Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Олы бәйрәм гыйбадәте

Гайсә пәйгамбәр һәрвакыт безнең белән. Быел Олы бәйрәм гыйбадәтләре мәхәллә кешеләре катнашыннан башка узды.

Без Николай Барышниковка Лаеш шәһәренең Изге Троицк архиерей мөсафирханәсендәге бәйрәм гыйбадәте сурәтләнгән фоторәсемнәр өчен рәхмәт белдерәбез. Кызганычка каршы, быел изге Гайсәнең бәйрәм гыйбадәтләре Лаеш храмнарында мәхәллә кешеләре катнашыннан башка узды, әмма моңа карап Олы бәйрәмнең әһәмияте ким булмады.

Игелек, сәламәтлек, йортларга тынычлык һәм яңадан туган Гайсә турында шатлыклар теләп, православие динендәгеләргә Лаеш округы дин башлыгы һәм Троицк архиерий мөсафирханәсе җитәкчесе игумен Никодим (Шушмарченко) мөрәҗәгать итә:

- Пасха - ул Гайсәнең яңадан туган көне, ул исә кичә дә, бүген дә шул ук (Евр.13:8.) һәм ул һәрвакыт безнең белән! Киңлек тә, вакыт та, тирәнлек тә, биеклек тә – безне Олы бәйрәмнән һәм Ходай мәхәббәтеннән аера алмый. Гыйбадәттә катнаша алмаучылар өчен Пасха 40 көн бәйрәм ителә, дип юаныч сүзләре әйтәсе килә. Һәркемнең дә бер-берсен котлау һәм “Гайсә яңадан туды!” дигән сүзләр ишетеп аңа җавап кайтару мөмкинлеге булачак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы