Пәрәү авылында кулланучылар хокукларын яклау турында сөйләштеләр
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Пәрәү авыл җирлеге халкы белән очрашты.

авторның фотосы
15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә һәр җирдә күчмә очрашулар, рейдлар, консультация өстәлләре, туры эфирлар уза, алар барышында кулланучыларга аларның хокуклары һәм бурычлары аңлатыла, иң киң таралган ситуацияләрне тикшерәләр, белгечләр тиешле инстанциядә карау өчен шикаять төзергә булышалар. Мәктәпләрдә, башка уку йортларында күп чаралар үткәрелә, яшьләр арасында аңлату эшләре алып барыла. Бүген, мәсәлән, күпләр маркетплейс хезмәтләреннән файдалана һәм бу сәүдә системасында гамәлдәге кагыйдәләр турында бөтен кеше дә белми. Ә бит сатып алучы шулай ук товарны алмаштыра да, кире кайтара да ала.
Марина Ивановна шулай ук үз көченә кергән законнардагы мөһим үзгәрешләр турында сөйләде. Мәсәлән, торак йортларда һәм аларга якын территорияләрдә урнашкан җәмәгать туклануы предприятиеләрендә алкоголь продукциясен сату вакытындагы үзгәрешләр. Тыю 22 сәгатьтән иртәнге 10 сәгатькә кадәр билгеләнгән. Чара төнлә яшәүчеләрнең уңайлы ялын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Дәүләт Думасына якшәмбе көннәрендә алкоголь сатуны бөтен җирдә тыю турындагы закон проекты кертелде. Канун кабул ителсә, атнаның якшәмбе көне бары тик гаилә, аек көн булып саналачак.
Пәрәү авылында яшәүчеләр белән очрашуга Марина Егорова буклетлар һәм мәгълүмати эчтәлекле башка басма продукция алып килде. Әгәр без хәбәрдар булсак — без якланган дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев