Рафис Борһанов: «Төп бурыч – белем бирүнең сыйфатын күтәрү»
җәмгыять

Рафис Борһанов: «Төп бурыч – белем бирүнең сыйфатын күтәрү»

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов эш визиты белән Лаеш техник-икътисад техникумында булды.

 

Уку йорты буенча экскурсияне техникум директоры Эльвир Якупов үткәрде. Рафис Тимерхан улына булачак инженерларның, техникларның, дизайнерларның ничек шөгыльләнүләрен күрсәттеләр. Министр укытучылар һәм студентлар белән аралашты һәм аларга яңа уку елында уңышлар теләде. Рафис Борһанов тулай торакны да карап чыкты һәм мәгариф учреждениесенең матди-техник җиһазланышы белән танышты.

Министрга белем бирү процессына ГТО нормаларын кертү, юл хәрәкәте иминлегенә өйрәтү, милли мәгариф һәм башка инновацияләр турында сөйләделәр. Лаеш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Лия Хөсәенова районда мәгариф үсеше һәм узган уку елындагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

- Республиканың белем бирү комплексының тырышлыгы заманча белем бирү сыйфатына ирешүгә, аның шәхес, җәмгыять һәм дәүләтнең актуаль һәм перспектив ихтыяҗларына туры килүенә юнәлдерелгән, - дип ассызыклады Рафис Тимерханович. - Дәүләтнең төп бурычларының берсе - мәктәпкәчә яшьтәгене дә кертеп, барлык дәрәҗәдәге белем бирү сыйфатын күтәрү. Якындагы елларга мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге барлык бурычлар «Демография» һәм «Мәгариф» милли проектларының максатлары белән билгеләнә.

Чара ахырында республиканың мәгариф һәм фән министры техникумның иң уңышлы укытучыларына лаеклы бүләкләр тапшырды.

 

 


Лаеш районы

Нет комментариев