Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Россия Героена маскировка челтәре тапшырдылар

Легендар «Алеша» танкы экипажы әгъзасы Рәсим Баксиковка Лаеш волонтерлары үргән маскировка челтәрләре тапшырдылар.

Лаешта Россия Герое, легендар «Алеша» танк экипажы әгъзасы Рәсим Баксиковның Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары белән очрашуы булды. Чара Лаеш районы ДОСААФ җитәкчесе Илнур Вәлиуллин инициативасы белән оештырылды.

«Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фонды җитәкчесе Юлия Плескач районның волонтерлар берлеге экипаж әгъзасына аның танкы өчен өч маскировка челтәре тапшырды. Россия Герое махсус операция зонасында бик тә кирәк булган әйберне рәхмәт әйтеп алды, хезмәтләре өчен Лаеш осталарына чиксез рәхмәтләрен җиткерде.

Студентлар Рәсим Баксиков сөйләгәннәрне кызыксынып тыңладылар. Залдагы тынлык, җитди йөзләр һәм хәрби хезмәткәргә төбәлгән күзләр студентлар аудиториясенең игътибарын һәм кызыксынуларын ачык күрсәтте.

-Безнең яшьләр Россия Геройлары һәм СВО сугышчылары белән чын күңелдән горурланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы махсус хәрби операция Расим Баксиков