Сайлаучыларны сайлауга чакыралар
2020 елның 11 сентябреннән 13 сентябренә кадәр 8.00дән 20.00гә кадәр Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау узачак.
Сайлауларда тавыш бирүгә сайлау бюллетене алу өчен үзең белән Россия Федерациясе гражданины паспорты яисә аны алмаштыручы документ булу зарур. Әгәр тавыш бирү көнендә сез нигезле сәбәпләр аркасында (сәламәтлек торышы, инвалидлык буенча, ярдәмгә мохтаҗ затларны карау зарурлыгына бәйле рәвештә һәм тавыш бирү өчен бинага килергә мөмкинлек бирми торган башка мөһим сәбәпләр аркасында) тавыш бирә алмыйсыз икән, сез өйдә тавыш бирә аласыз. Өйдә тавыш бирү мөмкинлеге бирү турында гаризаны (телдән мөрәҗәгать) 2020 елның 13 сентябренең 14 сәгатенә кадәр участок сайлау комиссиясенә тапшырырга мөмкин.
Сайлаучылар исемлегенә кертелү турында мәгълүмат алу өчен, сез шулай ук Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтында урнаштырылган «Үзеңне сайлаучылар исемлегендә тап» сервисыннан файдалана аласыз: http://www.izbirkom.tatarstan.ru.
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев