Сокурыда күлне төзекләндерергә ниятлиләр
җәмгыять

Сокурыда күлне төзекләндерергә ниятлиләр

Инициатив төркем авыл җирлеге башлыгы Руслан Газизуллинга җирле күлне төзекләндерү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Күл кипте, куаклар һәм агачлар басты.

Руслан Наил улы җирле халык теләген хуплады һәм бу мәсьәләне хәл итү белән шөгыльләнә башлады.

-Бездә ике ел инде үзара салым программасы буенча акча җыелмый, - дип аңлатма бирә Сокуры авылы китапханәчесе Индира Дебердеева. -  Шуңа күрә күлне төзекләндерүгә акча юк...  Хәзер авылдашларны җыелышка чакырыбыз һәм үзара салым программасында катнашуны хәл итәрбез. Җыелган һәм республикадан бүленгән акчаларга без күлебезне торгыза алырбыз.

Ә әлегә җирлек башлыгы карт агачлардан чистарту өчен трактор тапкан инде, күл тирәсенә чыршылар һәм наратлар утыртканнар. Хәзер күлне тирәнәйтү һәм чыганакны табу өчен иганәчеләр эзләү белән мәшгуль.

Җирле халык өчен бу аеруча мөһим – су белән тәэмин итү планында гына түгел. Бу мәдәни һәм тарихи мирасның бер өлеше. Күпләр бу күлне хәтерлиләр.

-Без авылыбыз үзгәрүгә сөенәбез, - дип яза безгә Индира Романовна. -  Кешеләр үз фикерләре белән уртаклашалар. Кемдер монда спорт мәйданчыгы булуны тели, кемдер парк утыртырга тәкъдим итә. Әмма халыкның күпчелеге, шул исәптән Новая һәм Заозерная урамнарында яшәүчеләр, безнең күлне торгызу яклы. Без ул төзекләндерелер дип өметләнәбез.

Элекке күл урынын төзекләндерү турында Сокурыда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә менә ниләр язалар.

-Руслан Наил улына безнең авылны төзекләндерүе өчен рәхмәтлемен. Аның инициативасы белән чыршылар һәм наратлар утыртылды. Кипкән күлне чистартуы өчен дә зур рәхмәт. Сез болар белән генә туктап калмассыз дип ышанабыз. Без бергәләп күлебезне торгызырбыз, ул безнең авылның тагын бер бизәге булыр.

-Чиксез зур рәхмәт, Руслан Наилович! Без күлне торгызу турында күптәннән хыялландык.

-Минем туган авылымның шулай үзгәрүен күрү үзе бер шатлык, анда күңелгә ятышлы урыннар арта бара... Хезмәтегез өчен рәхмәт!

-Булдырасыз, Руслан Наилович! Үз эшегезгә күңел җылысы бирүегез күренә, тамга өчен эшләмисез.

-Бик шәп! Мондый темплар белән Сокуры чәчәк атар. Алла кушсын.

- Сезгә иң-иң зур рәхмәт! Без күл турында хәтерлибез, әлбәттә, һәм аны торгызу өчен мөмкин булганның барын эшләрбез!


сокуры восстановление Сокуровское озеро

Нет комментариев