Вәсимә Хәкимова язмасы. Моңлы җаным, шигъри күңелем.
Бүгенге кичә мине шаккатырды, андагы эмоцияләрне әйтеп тә, күрсәтеп тә бетерә торган түгел.

«Талантлы кеше һәрнәрсәдә талантлы» дип әйтәләр. Бу сүзләрне кем әйткән соң әле? Мин тиз-тиз интернеттан эзли башладым. Бу немец язучысы Лион Фейхтвангерның сүзләре икән. Белеп торыйм әле. Бәлки минем «Алчәчәк» төркеме төрле телләрдә җырлый башлар, белеп булмый. Әнә алар нинди талантлы кешеләр икән бит. Шулай булгач...

Авылларда куйган концертларда мин «бездә һәрбер кош сайрый» дигән идем,сайрау гына түгел, бездә һәрберсе шагыйрә дә икән әле.

Һәм менә ... Үз язмышлары, гомер юллары, кызыклы вакыйгалар... Кызлар бөтен дөньяларын онытып шигырьләрен укыдылар. Бу шигырьләрдә барысы да бар иде.
Резидә Гыйният кызы үз шигырьләрен шулкадәр бирелеп укыды ки, без аны мондый нечкә күңелле икән дип белми идек. Китап итеп бастырган шигырьләрен ул күз яшьләрсез укый алмады.

Рәисә Абдулла кызы чын фәлсәфәче икән. Аның шигырьләре безне бик нык уйландырды, хәтта, урыны-урыны белән кисәтте дә кебек.

Ә Фирданиянең язмышы..., 12 бала тапкан, шуларның дүрт пары игезәк булган, Герой әнисе турында сөйләве,.....

табигать баласы Таһирәбезнең җаныннан саркып чыккан «Тизрәк тынычлык иңсен иде инде» дигән шигыре, урман кызы Рузалиянең кызык тарихы: ике кыз бергә үсеп, егетләр сөеп, бер көнне киягә чыгулары, һәм аларның ак дәфтәр битенә төшеп шигырьгә әйләнүе... Һич уйламаганда Бибинур апаның сандык төбеннән эзләп тапкан, инде саргаеп та беткән блокнотыннан яшьлегендә үк язылган шигырьләре... бүген барысы да әллә нинди сихри дөньяга алып кереп китте...
Эх, шушы ханымнарның күңел кыллары тибрәнүен бөтен кешегә җиткерсәң иде, ишеттерсәң иде!Бәлки җаннарыбыз сафланыр, чистарыр иде....

Бибинур апаның казанда пешереп алып килгән үзбәк пылавының тәме, Хәнифәнең елгаларча оста итеп пешергән гөбәдиясе, Рузалиянең, Таһирәнең, Вәсимәнең тәмле бәлешләре,тозлы алма, кыяр, кәнфитләре өстәлебезне кунак табынына әйләндерде. Бу аларның тагын бер таланты — оста пешекче таланты түгелме соң? Зөһрә Сәлим кызы турында сөйләп бирергә иң матур сүзләрне таба да алмамдыр —ул кунак җыйган хуҗабикә ролендә: чәе кайнаган, чынаяклары ,бүләкләре үз урынында. Бик зур рәхмәт аңа!

Бу кунак кичәсеннән китәсе дә килмәде, күңелгә бик тә җылы, рәхәт булды шул. Ә бит күпме без белмәгән осталыклары бардыр әле бу ханымнарның дип уйлап куйдым мин. Димәк...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев