Яраткан эшем мине генә сөендерми
Су-шеф Марат редакциянең үз эше турындагы сорауларына җавап бирде
Һөнәр сайлавыгызга нәрсә йогынты ясады?
Балачакта әтинең ничек ашарга пешерүен күзәтергә ярата идем. Ул һәрвакыт эш барышында импровизация ясады, ә без бик теләп дегустация үткәрдек. Минем дә шулай тәмле итеп пешерү теләге туды. Минем дебютым җиде яшемдә булды. Үсә төшкәч, пешерү теләгем көчәйде генә. Пешекче булырга карар иткәч, әтиемнең реакциясе мине бераз сагайтты. Ул минем аның юлыннан китүемне һәм геофизик булуымны теләде. Әнием минем сайлауны хуплады. Училищеда укыган вакытта яхшы рестораннарда практика уздым. Анда мин бик күп төрле ризыклар һәм аларны оригиналь бизәү мисаллары күрдем.
Нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?
Читтән караганда, пешекче булып эшләү авыр түгел кебек. Бик яхшы команда булдыру да бик мөһим, анда эшләү күңелле һәм җиңел булачак. Үзенчәлеге шунда: ул 12-14 сәгать аяк өстендә эшләүне күздә тота. Ял һәм бәйрәмнәрдә эш күләме арта. Әмма сиңа үз шөгылең ошый икән, авырлыклар икенче планга күчә.
Эштә иң күңеллесе нәрсә?
Пешекче һөнәре - ризык әзерләү процессы гына түгел, ул тулы бер сәнгать тә. Һәр әсәргә күңелеңнең бер өлешен бирәсең. Кунакка ризыкның тәме генә түгел, ә аны креатив тәкъдим итүнең дә ошавын күрү күңелле.
Сезне залга еш чакыралармы?
Сине кунаклар янына чакырганда, нәрсә булды икән, дип уйлыйсың. Чынлыкта исә, алар ризыкны кем әзерләгәнен күрергә һәм шәхсән аңа рәхмәт белдерергә теләгән булып чыга. Мондый мизгелләрдә үз командаңның тырышлыгы өчен горурлык хисе кичерәсең. Коллективның бер дулкында эшләве бик шәп.
Сезнең кулинар булуыгыз - якыннарыгызга бәхет елмайды, дигән сүзме?
Гаиләдә пешекче булса, ризык әзерләү процессы тулысынча аның өстендә дигән стереотип бар. Тик бу алай түгел. Өйдә сирәк - бәйрәмнәрдә генә пешерәм. Без якынча меню турында фикер алышабыз, мин кирәкле продуктлар сатып алам һәм импровизация процессы башлана. Туганнар бик канәгать.
Мин һәркемгә дә күңеленә хуш килгән һөнәр табуларын, бер урында тормауларын - даими рәвештә укуларын, үсүләрен һәм камилләшүләрен телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев