«Абилимпикста» яңа җиңү
Габишев авылыннан махсус хәрби операция ветераны Руслан Харрасов «Абилимпикс» милли чемпионатының төбәк этабында «Фотография» компетенциясендә беренче урынны яулады.
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм ТР Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Наил Мөхәммәтшин район Советында җиңүче белән очраштылар.
Илдус Фатыйх улы Руслан Харрасовның казанышларын билгеләп үтте: «Сезнең җиңүегез — чын рухи көч һәм максатчанлык үрнәге. Сез Ватаныбызны махсус хәрби операция уздыру зонасында сакладыгыз һәм хәзер яңа һөнәрләр үзләштереп, җиңүегезне дәвам итәсез. Сезнең кебек кешеләр районыбызның горурлыгы»
Руслан Харрасов Казан югары хәрби танк училищесын тәмамлаган, лейтенант. МХОда 2022 елның октябреннән катнашкан, Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Ул шулай ук МХО катнашучылары арасында өстәл теннисы һәм футбол буенча ТР Рәисе кубогы финалисты булып тора.
Татарстан җыелма командасы составында алты лаешлы Мәскәүгә «Абилимпикс» милли чемпионатына юл тотачак. Ярышларның финалы 2025 елның 30 октябреннән 3 ноябренә кадәр узачак.
«Абилимпикс» чемпионаты Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Профессионалитет» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев