Атабайлылар МХОга якташларына җибәрү өчен рация сатып алганнар
Элемтә — ул бик мөһим аспект, аннан башка хәрби бурычларны үтәү мөмкин түгел. Бу хакта «Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фонды җитәкчесе Марина Порфирьева сөйләде.

Фото: ТР ЛР «Үзебезнекеләргә ярдәм» БФ
«Без егетләргә ярдәм итәргә тырышабыз, ләкин, кызганычка каршы, барлык үтенечләрне дә башкара алмыйбыз. Әмма без ярдәм күрсәтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез», — дип билгеләде ул.
Сез финанс яктан гына түгел, ә безнең егетләр өчен махсус операция зонасында кирәкле әйберләр сатып алып та ярдәм итә аласыз.
Озакламый чираттагы җибәрү булачак. Дуслар, сездән көчегезне активлаштыруыгызны һәм егетләргә мөмкин кадәр күбрәк ярдәм җыюыгызны сорыйбыз!

МХОга җибәрү өчен алты рация тапшырганнары өчен Атабай җирлеге башлыгына, мәдәният йорты мөдиренә һәм җирлек халкына рәхмәт белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев