Дәүләт бүләкләре МХО геройларының гаиләләренә тапшырылды
Лаеш районы Советының зур залында махсус хәрби операция барышында батырлык күрсәткән хәрбиләргә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.

Автор фотосы.
Очрашуда район башлыгы Илдус Зарипов, аның урынбасары Татьяна Борһанова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов, хәрби комиссар Айрат Гайнуллин, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.

Илдус Фатыйх улы хәрбиләрнең гаиләләренә батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.
«Безнең хәрби хезмәткәрләр — Ватанны саклауга баскан чын геройлар. Батыр уллар тәрбияләгән өчен ата-аналарга аерым рәхмәт. Авыр вакытта яңа буын патриотлар тәрбияләүче хатыннарга түбәнчелек белән баш иябез. Без МХОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итәчәкбез», — диде район башлыгы.

Район Башкарма комитеты матбугат хезмәте фотосы.Бүләкләү алдыннан хакимият вәкилләре һәлак булганнарның тол хатыннары һәм әти-әниләре белән социаль ярдәм чаралары турында сөйләштеләр.

РФ Президенты Указы белән үлгәннән соң бүләкләнгәннәр:
өлкән сержант Вадим Меркушин,
— ефрейтор Антон Россихин,
— рядовой Фәнис Ситдыйков,
-гвардия рядовое Александр Шашуров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев