Эш бер көнгә дә тукталмый
Ташкирмән авыл мәдәният йортында волонтерлар армый-талмый маскировка челтәрләре үрәләр

Фото: https://t me/c/1833555855/17454
Төрле яшьтәге хатын-кызлар җыелган. Эш бер генә көнгә дә туктамый. Хатын-кызлар үзләренең эшләнмәләрен безнең сугышчылар махсус хәрби операция зонасында бик көткәнен аңлый.
Телеграм төркемнең бер катнашучысы тынгысыз хезмәтчәннәргә — Ташкирмән волонтерларына гомуми рәхмәт белдерде.
«Эштә катнашкан, һәр челтәргә үз көчен һәм рухи җылысын салган һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең игелекле хезмәтегез безнең егетләр өчен бәһасез, ә челтәрләргә ихтыяҗ зур.
Үз вакытыгызны кызганмыйча һәм һәркем өчен мөһим эш башкарганыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт, Ходай сезгә нык сәламәтлек бирсен!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев