Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов гуманитар йөк белән МХО зонасына бару турында
Делегация белән бергә хәрби хезмәткәрләргә махсус хәрби операция уздыру зонасына гуманитар ярдәм китерделәр.
Элегрәк без Лаеш районыннан гуманитар йөк төялгән өч зур фура җибәрелүе турында мәгълүмат бастырган идек.
Бу сәфәр турында Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов сөйли, ул кыйммәтле йөкне озата баручы төркемне җитәкләгән.
«Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фонды, эшмәкәрләр һәм район халкы ярдәме белән тиз арада автомобильләр, квадрокоптерлар, дрон детекторлары, ноутбуклар, генераторлар, маскировка челтәрләре, антитепловизион одеяллар, медикаментлар һәм аптечкалар, төзелеш материаллары, продуктлар һәм беренчел кирәк-яраклар Северодонецктан Херсонга кадәр 16 хәрби частька җыеп тапшыруга ирешелде.
Безнең сугышчылар үз миссияләрен намус белән үтиләр, һәм безнең өчен аларга мөмкин булган барлык ысуллар белән ярдәм итү мөһим.
Хәйриячеләргә, эшмәкәрләргә һәм барлык район халкына бу мөһим эшкә керткән өлешләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Бергә без көч!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев