Лаеш районы башлыгы МХОда һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә бүләкләр тапшырды
Бүген «эшлекле дүшәмбе» дә һәлак булган ике сугышчы гаиләләренә Батырлык орденнары тапшырылды.

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән махсус хәрби операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Батырлык ордены белән үлгәннән соң гвардия сержанты Артур Рахманов бүләкләнде. Бүләкне аның әти-әнисенә тапшырдылар. Батырлык Ордены үлгәннән соң сержант Денис Гурьяновка да тапшырылды.
— Аларның батырлыгы — чын батырлык үрнәге. Геройларга түбән баш иябез һәм мәңгелек хәтер. Шундый лаеклы уллар тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләргә рәхмәт белдерәбез. Сезнең ярдәм алар өчен таяныч булды, — дип билгеләп үтте Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов.
Һәлак булган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Фото: Лаеш районы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев